Тунис премьер-министры Мөхәммәт Ганнучи илнең яңа милли бердәмлек хөкүмәтен бүген игълан итү мөмкинлеген белдерде.
23 елдан артык хакимияттә утырган президент Зин әл-Абидин Бин Гали узган шимбәдә җитәкчелектән читләштерелгәннән соң Ганнучи «Тунис тарихында яңа сәхифә ачарга» вәгъдә итте.
Милли бердәмлек коалициясенә өч оппозиция җитәкчесенең кушылырга җыенуы да әйтелә.
Хакимияттән читләштерелгән Тунис президенты Зин әл-Абидин Бин Гали гаиләсе белән бергә Согуд Гaрәбстанына килде.
Тунис башкаласында ашамлыкларга бәянең үсүе һәм эшсезлеккә ризасызлык белдереп җыелган халыкны бүген дә полиция күзне яшьләндерүче газ сибеп таратты.
Урам җыенында катнашучылар президент нәселе илне таркатты, нәтиҗәдә ашамлыкларга бәяләр һәм эшсезлек үсә, дип белдерде.
Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, көч куллануда 66 кеше һәлак булды.
Премьер-министр Ганнуши илдә тәртип вәгъдә итте
Президент Тунистан качканчы гадәттән тыш вазгыять игълан итте, коммендант сәгате тәртибен кертте.
74 яшьлек Бин Гали Тунис белән 23 ел идарә итте. Ризасызлык чаралары башлангач та ул яңа иреклекләр өчен көрәшәчәген һәм 2014 елда мөддәте чыккач президентлыктан китәчәген белдергән иде. Бу белдерүгә карамастан урам җыеннары дәвам итте.Күп кенә илләр үз ватандашларын Туниска бармаска чакырды. Германия һәм Британиядән Туниска очышлар туктатылды. Сәяхәт ширкәтләре Тунистан туристларны чыгара башлады.
Кайбер белгечләр Тунистагы хәлләрне «Ясмин инкыйлабы» дип атый башлады. "Azatliq Radiosi".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел