Казандагы Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, прфессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшинның хәбәр итүенчә, узган җомгада бу уку йортыннан 7 кеше Кувәйткә бер атналык сәфәргә чыгып китте. Алар арасында фән эшләре буенча проректор Рөстәм Батров, Ислам фәннәре факультеты деканы Абдулла Адыгамов, Ислам хокукы кафедрасы мөдире Мөхәммәд Моратов, башка укытучылар, хезмәткәрләр, студентлар бар иде. Казан мөселманнарының максаты Кувәйттәге «Әл-Вәсәтыйя» үзәгенең эше белән танышудан гыйбарәт.
«Әл-Вәсәтыйя»ның белгечләре инде берничә ел буена хәзерге заман мәсьәләләренә ислам күзлегеннән чыгып, уртачыл фикер тудыру эше белән шөгыльләнә. Әлеге үзәк белән Суданның элекке дин эшләре буенча министры , шәех Йосыф әл-Карадавиның укучысы, Халыкара Голәмәләр берлеге башлыгы шәех Исам Бәшир җитәкчелек итә.
Бу үзәкнең филиаллары күп кенә илләрдә, шул исәптән Көнбатышта да ачылды. Аның белән хезмәттәшлек итү карары Россиядә 2006 елда ук кабул ителгән иде, дип хәбәр итә www.e-riu.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел