Бүген Казанның Киров һәм Мәскәү районы башлыгы Дамир Илдус улы Фәттахов «Сөләйман» мәчетенә килеп, андагы мөселман әһелләренең эшчәнлеге белән кызыксынды.
Билгеле булганча, «Сөләйман» мәчете каршындагы Сукырларны тернәкләндерү үзәгендә күзләре күрмәүчеләрне Брайльчә Коръән укырга өйрәтү эшләре дәвам итә.
Дамир Илдус улы мәчетне карауны биредәге «Нур» нәшрияте бастырган китаплар белән танышудан башлады. Мәчетнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән нәшрият директоры Илгизәр хаҗи Хәмидуллин кунакларга китаплар нәшер итә торган махсус принтерны да күрсәттеләр.
Хакимияттән килгән кунакларга компьютерда һәм Брайльчә язарга, укырга өйрәнү җиһазлары, әсбаблар зур тәэсир итте дияргә дә буладыр. Киров һәм Мәскәү районы башлыгы Дамир Фәттахов: «Мәчеттә шуның кадәрле эшләр башкарыладыр, дип уйламаган идем»,-дип гаҗәпләнүен яшермәде. Дөрес, Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин аңа Коләхмәтов урамында Сукырларны тернәкләндерү үзәге төзелүе турында әйтеп узган. Бу очрашуда әлеге үзәкнең төзелеше хакында да сүз булды.
Саубуллашканда Д. Фәттахов: «Бу юлы әле мин сезгә тиз генә кереп чыгарга, дип килдем. Киләчәктә озаклап гәпләшергә дә, фикерләшергә дә вакыт табылыр. Сезгә булышыр өчен минем мөмкинлегем дә бар хәзер»,-диде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел