Тамбов шәһәрендә 1 гыйнвардан 2сенә каршы төндә мәчеткә һөҗүм итү булганлыктан, милиция хезмәткәрләре хәзер аны сакларга мәҗбүрләр. Бу хакта «Ислам. Ру» агентлыгына җирле мөселманнар оешмасы җитәкчесе Абдрәхим Ильясов хәбәр итте.
А. Ильясов сүзләренчә, хәзерге вакытта мәчеттә төзекләндерү эшләре бара. Рылеев урамындагы мәчеткә һөҗүм итү нәтиҗәсендә, вәхши бәндәләр аның тәрәзәләрен ватканнар, диварларына сыра сипкәннәр иде. Хәзер исә мәчеткә яңа тәрәзәләр куелачак.
Әлеге факт нигезендә, хулиганлык маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Әмма мөселманнар мәхәлләсе җитәкчесе бу җинаять милли җирләктә барлыкка килде, дип саный. «Мәчет белән янәшә булган башка биналарның берсе дә һөҗүмгә дучар ителмәде. Моңа охшаш хәл 2 ел элек килеп чыккан иде мнде. Ул чагында тәрәзәләрне һәм мәчетнең ишеген ваттылар. Кызганыч, ул вакытта без милициягә мөрәҗәгать итмәдек»,-дигән ул.
Бухакта www.islam.ru агентлыгы хәбәр итте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде