Узган шимбәдә Сары тау өлкәсенең Яңа Үзән каласында 8-16 яшьлек малайлар арасында беренче районара Коръән укучылар конкурсы үткәрелде.
Төрле районнардан җыелган халык алдында өлкәнең мөфтие, жюри әгъзасы Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов чыгыш ясады.
Конкурста катнашучыларны 3 төркемгә: 8-10, 11-13, 14-16 яшьлекләргә бүлделәр. Барлык катнашучыларга да 5 сүрәне яттан белү таләбе куелды. Хөкемдарлар балаларның сүрәләрне дөрес һәм матур итеп сөйләвенә игътибар итте.
Беренче төркемдә беренче урынны-Ярмөхәммәд Арзыев; икенче төркемдә беренчелекне-Тимур Абдушев; өченче төркемдә беренчелекне Абдулмәлик Арзыев алды. Бәйгедә җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлек бүләкләренә ия булдылар.
Мөкаддәс Бибарсов конкурска нәтиҗә ясаганда мондый чараны киләчәктә өлкә дәрәҗәсендә үткәрергә ниятләүләре турында әйтте.
Бәйгедән соң балалар һәм кунаклар төрле тәм-томнардан авыз иттеләр, аларны ата-аналары, дуслары котладылар, дип хәбәр итте www.dumso.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел