Көньяк Америка юлларында инде берничә ел рәттән узучы «Дакар» ралли-марафонының быелгысында 8 нче этапта «Volkswagen»ны иярләгән Катар мәмләкәте кешесе Насер Салих Әл-Әттия җиңеп чыкты. Шунысы кызык: «Volkswagen»ның көндәшләре аннан бер сәгатьтән дә күбрәккә артта калды.
Күпчелек халкын мөселманнар тәшкил иткән Катарда яшәүче Насер Салих Әл-Әттия (ул 1970 елның 21 декабрендә туган) 1996, 2000, 2004, 2008 еллардагы җәйге Олимпиадаларда катнашып, ике тапкыр 6 яхшы узышчы арасына кергән. Ә 2006 елда ул БМОның беренче спорт илчесе итеп сайланды.
Йөк автомобильләре төрендә Татарстаннан Фирдәвес Кәбиров һәм Владимир Чагин җитәкләгән «КамАЗ»ларга 8 нче этапта тиңнәр табылмады, дип хәбәр итә www.islamnews.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел