Россия Пенсия фондына кагылышлы законга быел 1 гыйнвардан үзгәрешләр кертелеп, иминиятләштерү взнослары ставкасы элеккеге 26 проценттан 34 процентка кадәр җиткереләчәк, шулай ук Пенсия фондына иминиятләштерүчеләрнең хисап ясау вакыты һәм составы башкача булачак.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган брифингта Россия Пенсия фонының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов шул хакта шәрехләде.
Аның сүзләренчә, 36 процент иминиятләштерү взносларының 26 процентын эш бирүче Россия Пенсия фондына, 2,9 процентын РФ Социаль иминиятләштерү фондына, 3,1 процентын һәм 2 процентын федераль һәм территориаль медицина иминиятләштерү фондларына күчерергә тиеш була. Ләкин бу үзгәрешләр бәяләрнең кискен артуына китермәячәк, дип саный М.Имамов.
Болардан тыш, быел һәр хезмәткәрнең иминият взнослары базасы индексацияләнә, ягъни биредә иминиятләштерү взносы түләнелгән еллык хезмәт хакы турында сүз бара. Ул былтыр 415 мең сумнан артмаса, быел 463 мең сумга кадәр җитә ала.
М.Имамов басым ясап әйткәнчә, татарстанлылар өчен иң мөһиме — 1 февральдан пенсияләрнең иминият өлеше 8 процентка арта. Бу исә картлык буенча хезмәт пенсиясе, шулай ук социаль (инвалидлык һәм «туендыручысын югалту» буенча) пенсия алучыларга — дәүләт пенсиясе алучыларның ике категориясенә дә кагыла. Хәзерге вакытта республикада уртача пенсия 7240 сум булса, февральдан ул 7820 сум тәшкил итәргә тиеш, ягъни һәр пенсионерның пенсиясе 570 сум тирәсе артачак. Шулай ук 1 апрельдан социаль пенсияләр 8 процентка, федераль ташламалардан файдаланучыларга айлык түләүләр суммасы 10 процентка артырга тиеш.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел