Узган җомгада Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Урта Әлки авылында булып, анда җомга намазын уздырды.
Билгеле булганча, бу салада элекке мәчет урынында яңа гыйбадәтханә салынып, 14 ноябрьдә
ул тантаналы төстә ачылган иде. 1 ел да 5 ай эчендә төзелеп, мөселманнарга тапшырылган әлеге иман йорты Казандагы «Кол Шәриф» мәчетенә охшатып эшләнгән. Аның проектын Казан архитекторы Җәбраил Мөхәррәмов ясаган.
Бүгенге көндә Урта Әлкидә 39 йорт бар. Кайчандыр анда 400 йортлы озын ике урам булган.
Мөфти Урта Әлкидәге «Әр-Рахман» мәчетенең төп химаячесе Нәзгат Мәгърифәтуллинга ТҖ МДНнең «Халыкка хезмәт өчен» медален тапшырды.
Бу тантанада Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов катнашты, дип хәбәр итә www.muslem/ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел