И. В. Гёте исемендәге Франкфурт университетында ислам фәннәре буенча бакалавр дәрәҗәсен алу өчен 3 еллык программа кертелә. Германиядә мондый курслар тәүге тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә dw-world.de агентлыгы.
Бу программа немец университетларында исламны христиан һәм яһүди илаһиятләре белән бер рәткә куя. Аның максаты студентларның бу теманы академик һәм фәнни яктан өйрәнүен тәэмин итүдән гыйбарәт.
Германиядә бүгенге көндә 4 миллионга якын мөселман яши. Бу курслар күп кешеләр өчен үз диннәрен тирәнрәк өйрәнү өчен мөмкинлек булып тора.
Мөселман профессоры Абдулла Такимның өйтүенчә, бу дәрәҗәне алу өчен студентка мөселман булмаска да мөмкин. «Программа әлеге тема белән кызыксынган һәркем өчен дә ачык. Шулай да иң күп кызыксынучылар-әлбәттә, мөселманнар»,- дигән ул.
Бакалавр дәрәҗәсен алганнан соң да әле студентка динне укыту яисә имам булу өчен озын юл узарга кирәк. Киләчәктә бу программа киңәйтелер һәм студентларга укуны дәвам итү өчен мөмкинлек тудырылыр, дип уйланыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел