Россия Мөфтиләре Шурасы рәистәше, Россия мөселманнарының Азия өлеше Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла хәзрәт Аширов узып баручы 2010 елның иң күренекле вакыйгасы итеп, Премьер-министр Владимир Путинның Мәскәүдә яңа мәчет төзергә вәгъдә бирүен атады.
Портал «Credo» хәбәрчесенең сорауларына җавап биргәндә, Н. Аширов Россия мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйгаларның күп булуын ассызыклады.
Н. Аширов башка күренекле вакыйгалар арасыннан Комсомольск-Амурда мәчет төзелә башлауны, Свердловск өлкәсендәге Первоуральскида җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салуны билгеләп узды. Ул шулай ук Казанда булып узган «Алтын Мөнбәр» кинофестивален дә игътибарга алды. «Узган ел белән чагыштырганда, ул күп тапкырлар күбрәк киноиндустрия вәкилләрен җыйды. Анда күренекле кинематография эшлеклеләренең күркәм хезмәтләре тәкъдим ителгән иде. Бу шулай ук зур вакыйга»,- диде Н. Аширов.
Күренекле дин эшлеклесе Россия мөселманнары проблемаларын да әйләнеп узмады. «Сочида, мәсәлән, әлегә кадәр мәчет төзелешенә рөхсәт юк»,-дип гаҗәпләнүен белдерде ул.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел