2011 елның 8 гыйнварында Сары тау өлкәсенең Яңа Узенск районында 8-15 яшьлек малайлар арасында беренче Коръән уку конкурсы булыр, дип көтелә. Гаризалар инде килә дә башлаган.
Бәйгенең көне өлкә хаҗиларының очрашуы вакытында билгеләнгән. Биредәге 4 район арасыннан бертавыштан Яңа Узенск сайлап алынган.
«Мондый фикер берничә ай алдан туды. Инде көнен билгеләдек, программасын төзедек, хәзер бәйгедә катнашучыларны көтәбез»,-ди Яңа Узенск имамы Җамалетдин хәзрәт Дәүләтев.
Оештыручылар билгеләп узганча, беренче гариза Ершовск районында яшәүче 12 яшҗлек рус малаеннан килгән. Ул Коръәннең 20 сүрәсен матур итеп яттан сөйли ала икән.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар шәһәрдәге «Әл-Рахман» мәчетендә (Пролетар урамы, 29) кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, дип хәбәр итә dumso.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел