Россиянең ҮМДН рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең карары нигезендә, Мәскәү һәм Үзәк төбәге мөселманнары рәисе итеп ҮМДН рәисенең беренче урынбасары, Чувашия мөфтие Әлбир Крганов билгеләнде, дип хәбәр итте «Интерфакс-Религия» агентлыгы. Аның Чувашия мөфтияте башлыгы вазифасы да саклана.
Ә. Кргановка мөселманнар мәҗлесен җыярга һәм Диния нәзарәтенең Уставын эшләп, оешманы теркәргә кушылды.
Мәскәүнең яңа мөфтие өйләнгән, 3 баласы бар. Чувашиядә аның җитәкчелегендә 40тан артык мәчет төзелде, мәдрәсә эшли, хакимият органнары һәм традицион диннәр белән элемтә булдырылган.
Ә. Кргановның сүзләренә караганда, Россиянең ҮМДН составында Мәскәү мөфтиятен төзү яңалык түгел, тарихи яктан караганда, Мәскәү мөселманнары структурасы Уфада урнашкан ҮМДНнә буйсынганнар. Үз вакытында ҮМДН Равил хәзрәт Гайнетдинне дә Мәскәү мәчете имамы итеп билгели. Аннары Равил хәзрәт Россия Мөфтиләре Шурасын төзи.
Мөфти Ә. Крганов Мәскәү Диния нәзарәте төбәкнең ислам мәхәлләләрен берләштерер, дип уйлый. Бүген аның карамагында Отрадный урамындагы 2 мәчет һәм Касаткин урамындагы ислам үзәге бар. Тик элек ислам үзәгендә балалар бакчасы урнашкан булганга, алар аны шәһәргә кайтарып бирергә ниятли. Хәзер яңа мөфтият хакимият һәм традицион диннәр белән элемтәне ныгытырга, Мәскәүдә мәчетләр төзергә, яшь мөселманнар белән эшләүне арттырырга тели, дип хәбәр итә interfax.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел