«Ислам порталы» хәбәрчесе белән әңгәмә корганда РИУның ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин РМШның юкка чыгуы ил мөселманнарын таркатуны көчәйтәчәк, дип белдерде.
Р. Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россия мөселманнары өммәтенең хәле мактанырлык түгел. «Әгәр 2009 елны без мөселманнарны берләштерү фикере белән югары нотада тәмамласак, быелны исә 1990 елдагы сыман үзара тәнкыйтьләшү, бер-беребезне гаепләү, шушы дулкыннарда үзебезгә өстәмә очколар алырга омтылу һәм башкалар белән төгәллибез. Биредә һәммәсе дә бер йомгакка чорналды: Мәскәүдә мәчетнең төзелешенә (дөресрәге, төзелмәвенә) кагылышлы хәл, Манеж мәйданындагы вакыйга, РАИС дигән яңа мөфтиятнең барлыкка килүе һәм башкалар»,-диде ул.
Ректорның фикеренчә, бу вакыйгаларны мөселманнар өммәтен өлгергәнлеккә сынау буларак карарга кирәк. Димәк, 20 ел эчендә ислам динен торгызуның нәтиҗәләре күренә дигән сүз. Тормыш сорауларына лаеклы рәвештә җавап бирү зарури. Һәм Россия Мөфтиләре Шурасы, һәм ҮМДН, һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге әһле исламның күп еллык эзләнүләре нәтиҗәсендә барлыкка килде һәм алар үз вазифаларын үтиләр, дип исәпли Р. Мөхәммәтшин.
Р. Мөхәммәтшин РМШ рәисе Р. Гайнетдиннең РИУны оештыручыларның берсе булуын ассызыклады.
«Равил хәзрәт белән безнең мөнәсәбәтләр үзара аңлашуга корылган. РИУны оештыручыларның берсе буларак, ул беркайчан да бурычларыбызны тормышка ашыруда безгә комачауламады, киресенчә, мөселман уку йортларының өстенлеген даими ассызыклады. Әйе, үзенең соңгы вакытлардагы чыгышында хисләргә бирелеп сөйләде, мин моны аңлап бетермәдем. Ләкин аңа карап минем РМШка, аның җитәкчесенә мөнәсәбәтем кискен үзгәрмәде. Мин киләчәктә дә РМШ белән уңышлы хезмәттәшлек итәргә өметләнәм»,-диде РИУ ректоры.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел