Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе урнашкан «Ал мәчет» базасында тиздән мөселманнар комплексы барлыкка киләчәк.
28 декабрьдә ТҖ МДНнең Үзәк аппараты җитәкчесе, бу мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин тантаналы шартларда «Ал мәчет» комплексын тәкъдим итте.
Әлеге үзәктә мәдрәсә, класслар, китапханә, аерым гыйбадәт залы, кибет, хәләл кафе, остаханә һәм административ биналар булачак. Һәммәсе дә аерым милли төсмерләр белән эшләнәчәк. Комплексның архитектурасы көнчыгыш традицияләренә нигезләнеп, мәчет каршындагы мәдрәсә рәвешендә төзелә.
Комплексны тәкъдим итү чарасында ТҖ МДН рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Казан Башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов, «Хәләл» стандарты комитеты башлыгы Илнур Гайнуллин, шулай ук бизнес вәкилләре катнашты.
Проектның авторы — республиканың архитектураны торгызу буенча «Ивар» институты. Алар кунакларга бу проектның һәр детале, һәр бинасы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел