24 декабрьдә Петрозаводск шәһәре суды мөселманнарның бердәнбер мәчетен алу турында карар кабул итте. Җитмәсә, бу көн җомгага туры килде. Бу эш буенча дәгъвачы булып, «Ислам мәгърифәте» иҗтимагый оешмасының элекке җитәкчесе, Карелия мөфтие Висам Бардвилнең элекке хатыны Виктория Вебер чыгыш ясаган. Шуңа күрә мөфтинең шәхси милке булып саналган бу гыйбадәтханә мәчет сыйфатында файдалана алмый.
Шәех Висам хәбәр иткәнчә, аларның оешмасын Петрозаводск хакимияте вәкилләре килеп, мөселманнар хәзер мәчеткә кереп намаз укый алмый, дип белдергән.
Петрозаводск мәчете бинасы рәсми яктан мөфтинеке булып саналса да, җирле мөселманнар сәдакасы акчасына сатып алынган һәм башта ук гыйбадәтханә корылмасы итеп кулланылган.
2000 елда әлеге йортны сатып алганда мөселманнар аны оешма җитәкчесе исеменә (Висам Бардвил) теркиләр. «Ансар. Ру»дан алынган мәгълүматларга караганда, мөфти өйләнгәндә бу бинаны бүлешү турында килешү төзелмәгән була.
Мәчет 2010 елга кадәр Висам Бардвил милке булып саналган. Ә ел башында мөселманнар оешмасы аны үз милке итеп теркәргә уйлаган. Тик мөфтинең хатыны аларны судка биргән. Суд бинаны аңа калдырырга дигән карар чыгарган.
Виктория Вебер республиканың Югары Судына мөрәҗәгать итеп, яңадан үз файдасына карар кабул итүгә ирешкән.
Висам Бардвилнең билгеләп узуынча, Карелия мөселманнары мондый карар белән риза түгел. Бу атнадагы җомга намазыннан соң, алар килеп туган хәлгә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерергә ниятлиләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел