РФ Президенты Дмитрий Медведев гражданнар бурычын үтәгәндә батырлык үрнәкләре күрсәткән 3 мөселман эшлеклесен бүләкләү турындагы Указга кул куйды.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, Дагыстанның Карабудахкент районы Губден авылы мәчете имамы Нурмөхәммәд Гаҗимурадов, шул ук республиканың мөфтие урынбасарлары Курамөхәммәд Рамазанов һәм Әхмәт Тагаев, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнделәр.
Экстремистларга каршы актив чыгыш ясаган Н. Гаҗимурадов 2007 елның октябрендә үтерелде. Шул ук елның июлендә К. Рамазанов үзенең туганы белән Махачкалада автомашина шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды. 2009 елның маенда ислам дөньясының дини экстремизмга каршы төп идеологларының берсе булган Дагыстан мөфтие урынбасары Ә.Тагаев үтерелде.
Моннан ел ярым элек патриарх Кирилл РФ Президентына хат белән мөрәҗәгать иткән иде. Ул анда террорчылар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган яки зыян күргән мөселман һәм православие диннәре әһелләренә дәүләт бүләкләре бирү тәкъдимен керткән иде, дип хәбәр итә interfax.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел