Элек хәбәр ителгән иде инде Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдиннең Мәскәү һәм Үзәк төбәге Диния нәзарәтен төзү карарын кабул итүе турындагы мәгълүмат. Бу атнада ул яңа оешманың җитәкчесен билгеләргә җыена.
«Ислам.Ру» га МҮДНнән хәбәр итүләренчә, әлеге вазифага 4 кандидат карала. Алар-МҮДН администрациясе җитәкчесе Мөхәммәд Таҗеддин, МҮДН рәисенең беренче урынбасары, Чувашия МДН башлыгы, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Әлбир Крганов, МҮДН рәисенең беренче урынбасары, Ханты-Манси төбәк Диния нәзарәте рәисе Таһир Саматов, МҮДН администрациясе җитәкчесе урынбасары Артур Сөләйманов.
Мәскәүдә МҮДНнең вәкиллеге бар иде инде. Ул Касаткин урамындагы 1 нче йортта урнашкан. МҮДНдә аның административ вазифалар гына башкаруы турында әйткәннәр. Мәскәүдәге яңа Диния нәзарәте МҮДНнең хәлен көчәйтер, дип көтелә. МҮДНдәге яңа структураның төп юнәлешләре мөселман яшьләре белән эшләү, мәчетләр төзү һәм башкалар булачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде