Сары тауның (Саратов) Завойск районындагы 43 нче мәктәптә кадет класслары бар. Бүген анда укучыларны кадетлыкка багышлау чарасы тантаналы шартларда үтте. Биредәге классларда мөселман балалары да укый. Ә алар изге китапны-Коръән тотып ант итте.
Мәктәп җитәкчелеге үз укучыларының дини хисләрен хөрмәт иткән хәлдә, бу чарага Сары тау МДН вәкилләрен дә чакырды. «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры Рәсим хәзрәт Күзәхмәтев бу мәктәптә еш була, ул балаларга Корбан бәйрәме, хаҗ кылу йолалары һәм башкалар турында сөйләде.
Бу юлы Рәсим хәзрәт һәм өлкәнең милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясе президенты Салман хаҗи Мусаев ант кабул итү тантанасында катнашты.
5-11 нче классларда укучы 20 мөселман баласы Коръәнгә уң кулын куеп һәм изге китапны үбеп ант итте, дип хәбәр итте Думсо.ру агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде