Согуд Гарәбстанының ислам эшләре буенча министры Салих Әл-Шәех изге Коръәннең мөселманнар өммәтен берләштерүдәге ролен ассызыклады һәм аны бөтен дөньяда таратуда зур көч куярга чакырды.
Бу хакта ул Мәккәдәге Зур мәчеттә Король Абдул Азиз исемендәге 32 нче халыкара Коръән уку бәйгесен ачканда әйтте, дип яза arabnews.com агентлыгы.
«Коръәнне уку һәм өйрәнү, шулай ук гомер бакый изге китап өйрәтүләре буенча яшәү- һәр мөселманның бурычы. Коръән ислам өммәтенең үсешенә биниһая зур өлеш кертте»,-дип белдерде ул.
Конкурста 64 илдән 188 кеше катнаша. Ислам эшләре министрлыгы җиңүчеләргә бүләк сыйфатында 888 мең согудия риалын бүлеп бирде. Ярышлар 5 төрдә узачак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде