Кабарда-Балкар җитәкчелеге мөфти Әнәс Пшихачевны үтерүче җинаятьчеләрнең качып яткан урыны турында әйткән кешегә 2 млн сум акча түләячәк, дип хәбәр итә КБР хокук саклау органнарының бердәм мәгълүмат үзәге.
Хокук саклау органнары бу хакта мәгълүматы булган кешегә ышаныч телефонына яки республиканың ТЭМна шалтыратырга тәкъдим итә. Шулай ук Тикшерү комитетына язмача хәбәр җибәрергә дә мөмкин.
Элек хәбәр иткәнчә, мөфтине үтерүдә Нальчик кешеләре- 22 яшьлек Астемир Мамишев һәм 20 яшьлек Азпарух Шамаев гаепләнә. Алар моңа кадәр дә милиция хезмәткәренә һөҗүм оештыруда гаепләнәләр иде инде.
Әнәс Пшихачев 15 декабрьдә Нальчикта кичке якта үтерелә. Мөфтине өеннән 2 билгесез бәндә чакырып чыгара. Урамда алар дин әһеленә 4 тапкыр аталар. Алган яралардан Әнәс хәзрәт шунда ук җан бирә, дип хәбәр итә interfax агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел