Бүген, изге җомга көнендә «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды каршындагы «Нур» нәшрияте үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Ислам info» газетасының рус телендәгесе Брайльчә эшләнеп тәкъдим ителде. Китап рәвешендә итеп ясалган бу альманах 126 биттән тора.
Бу проектның җитәкчесе- Татарстан Диния нәзарәтенең хәйрия мәсьәләләре бүлеге мөдире Илдар хәзрәт Баязитов, нәшер итүгә әзерләүчеләр-"Нур" нәшрияте директоры Илгизәр Хәмидуллин һәм Ренат Мифтахетдинов.
Үзенең дә күзләре күрмәүче Илгизәр хаҗиның әйтүенчә, Аллаһының ризалыгын өмет итеп бастырылган бу җыентык сукырларга бушлай таратылачак. Ул киләчәктә info-islam.ru сайтыннан алынган хәбәрләрдән җыелачак.
Мондый Брайльчә альманахның татарчасы булырмы? Бу сорауга Илгизәр хаҗи Хәмидуллин: «Әлбәттә, булачак. Аллаһы боерса, аны эшләүне дә соңга калдырмабыз»,-дип җавап бирде. Ә тынгысыз җанлы Илгизәрнең үз сүзендә торуына ышаныч зур.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде