Кичә КФУның Галимнәр советында бу югары уку йортының Көнчыгыш институтында төбәк һәм ислам фәне кафедрасын төзүне раслау булды. Яңа кафедраны яшь профессор, икътисад фәннәре докторы, юридик фәннәр кандидаты Ренат Беккин җитәкләячәк. Ул ислам икътисады һәм хокук буенча Россиядә зур галим санала, бу фәннәргә кагылышлы күп кенә китаплары басылып чыкты, «Мәрҗани» нәшриятенең һәм «Четки» журналының баш мөхәррире булып тора. Болардан тыш, Р. Беккин КФУ ректорының киңәшчесе һәм Көнчыгыш институты директоры урынбасары вазифасын да башкарачак.
Яңа кафедра әһелләре эшчәнлегенең төп юнәлеше итеп, ислам тарихын һәм фәлсәфәсен, исламдагы агымнарны, икътисадын өйрәнү билгеләнгән.
Дөньяви уку йортында мондый кафедраны ачу Казандагы исламның күп гасырлык традицияләрен торгызу ихтыяҗы белән аңлатыла.
Хәзерге вакытта яңа кафедрада эшләячәк ислам белгечләренең исемлеге раслана, дип хәбәр итә etatar.ru агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде