Безнең «Ислам info»га урта яшьләрендәге бер ханым килеп керде. Ул Алиянең әнисе Әнзилә Нургалиева булып чыкты. 3 яшьлек Алиянең аягында басып тора алмаганлыгы, туганда ук зәгыйфь тууы, 6 айлык (980 грамм) булып дөньяга килүе турында язган идек инде.
Бу юлы Әнзилә ханымның йөзендә берникадәр сөенү галәмәтләре чагылды. Аның сөйләвенә караганда, аларга мәрхәмәтле кешеләр матди яктан булышканнар, шуңа күрә Новороссийск шәһәренә бару һәм Алиягә беренче дәвалану курсын узу мөмкин булган.
«Кызыбызда күзгә күренеп алга китеш сизелә. Аның аяклары, аркалары ныгыды. Тәпи йөреп китәргә омтылышы артты. Ләкин бер генә дәвалану курсы аз. 2 айдан соң тагын барырга кирәк. Кимендә 4-5 курс узу сорала. Минем әйтергә теләгән сүзләрем шул: Алияне дәвалауга матди яктан ярдәм иткән кешеләргә гаиләбез исеменнән олуг рәхмәтләремне белдерәм. Безгә Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Пензада һәм башка калаларда, район үзәкләрендә, хәтта авылларда яшәүчеләр булышты. Аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Яңа ел барыбызга да шатлык, бәхет китерсен»,-диде Әнзилә ханым.
Мөхтәрәм җәмәгать! Ачы язмышлар каршында без аларның ялгызын гына калдырмасак иде.
Хәленнән килгән кешеләргә әҗер-савап алу өчен менә дигән форсат бу лабаса.
Исегезгә төшерәбез: Шиловларда бер курс дәвалану-48 мең сум, ә яшәү хакы 10 мең сум тора. Аларның адресы: 420076 Казан шәһәре, Усаклы урамы, 27 нче йорт, 2 нче корпус, 10 нчы фатир. Өй телефоны: 8 (843) 557-92-05; кесә телефоны: 8-906-327-24-22.
Алиянең әнисе-Нургалиева Әнзилә Искәндәр кызы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел