Ростов-Донда шәһәр мәчете имамын -Ростов-Дон һәм Россиянең Көньягы МДН рәисе Җәгъфәр хәзрәт Бикмаевның улы Наил хәзрәтне урладылар.
Life News хәбәрчесенә Ростов-Донның хокук саклау органнары сөйләвенә караганда, Наил хәзрәт берничә минутка өйдән чыккан чагында билгесез җинаятьчеләр тарафыннан урлана.
«Наил башта өйгә керде, әти-әнисе белән сөйләште, аннары урамга чыкты. Шуннан бирле аны беркемнең дә күргәне юк. Бары сим-картасы алынган кесә телефоны һәм ачкыч янчыгы гына табылган»,-дип сөйләгәннәр Ростовтагы мәчет әһелләре.
Диния нәзарәте башлыгы улы Наилне эзләүгә үзенең туганнарын, танышларын җәлеп иткән. Порталның хәбәренә караганда, җинаятьчеләр хәзергә элемтәгә кермәгәннәр, бернинди дә таләп белдермәгәннәр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел