Ислам порталы журналистына билгеле булганча, Мәскәүдә тагын бер мөфтият төзелә.
Аны Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әлбир Крганов җитәкләячәк.
Бүген Әлбир Крганов Россиянең бер матбугат чарасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Үзәк Диния нәзарәтенең эшчәнлеген Мәскәүдә дә яңарту турында белдерде.
«7 декбрьдә Мәскәүдә булып узган Үзәк Диния нәзарәте президиумында Россиянең баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Мәскәү һәм Россиянең Үзәк төбәге Диния нәзарәтен төзү турында карар кабул итте. Ул Үзәк Диния нәзарәте составында булачак. Хәзер аны оештыру эшләре бара»,- диде Ә. Крганов.
Мөфти бу хакта җитәкчелек белән килешенгәнлеге хакында белдерде.
«Башкаланың элекке хакимнәре безгә Мәскәүдә тулысынча эш алып барырга ирек бирмәде. Без үз мөфтиятебезне терки алмадык. Дөрес, мәхәлләләребез бар безнең Мәскәүдә. Тик аларны Үзәк Диния нәзарәтенеке итеп теркәмәделәр»,-дип аңлатма биргән ул.
Исегезгә төшерәбез: Казанда татар журналистлары белән очрашу вакытында Ә. Крганов Россия өммәтендәге хәлгә бәя биргән иде инде, дип хәбәр итә islam-portal.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел