Калининградта яшәүчеләр шәһәрнең Южный паркында төзелә башлаган мәчеткә каршы ризасызлык акциясе уздырдылар.
Шәһәр хакимияте рөхсәте белән оештырылган пикет паркка керү капкасы янәшәсендә булды. Бу чарада 100дән артык кеше катнашты. Алар мәчет төзелешен туктату таләбе язылган плакатлар һәм транспаратлар тотканнар иде.
Пикетны оештыручылар төзелешкә каршы имзалар җыйганнар. Алар мәчет төзелешенә рөхсәт законны бозып бирелгән, дип расламакчылар. Бу хактагы гаризалар төрле урыннарга җибәрелгән.
Акция милициянең аз санлы хезмәткәрләре күзәтүендә үтте. Бу инде төзелешкә каршы оештырылган икенче пикет. Беренчесе моннан бер атна элек узган иде.
Калининградның мөселманнар мәхәлләсе мәчет төзелешенә ноябрь ахырында кереште. Аңа рөхсәт алу алай җиңел генә бирелмәде. Мәхәллә халкы бу төзелешкә рөхсәтне өлкәнең үзәгендә 1993 елда ук алган иде. Шәһәр җитәкчелеге изге бинаны берничә урында төзергә ниятләгән иде. Ләкин халык бу уңайдан кискен каршы чыкты. Нәтиҗәдә, Калининград өлкәсе шәһәр советы мөселманнарга Дзержинск урамындагы 32 нче йортны бирергә дигән карар чыгарды.
Хәзерге вакытта Калининград өлкәсендә нибары бер мәчет эшли. Ул Олы Исак авылында урнашкан, 2010 елның башында ачылган иде, дип хәбәр итә interfax.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел