Без мөселманнардан торган Салиховлар гаиләсенә килгән кайгы-хәсрәт турында элек тә язган идек инде. Аларның улы Юныс ашказаны-эчәк авыруы белән чирләде. Россия табиблары аны дәвалый алмады. Казанның балалар инфекциясе хастаханәсендә озак рәвештә дәвалануга карамастан, моның нәтиҗәсе күренмәде. Республика балалар клиникасы хастаханәсендә дә аңа булыша алмагач, Мәскәү белгечләренә мөрәҗәгать итәргә дигән карар кабул ителде. Әмма Россия Медицина фәннәре академиясенең балалар сәламәтлеге фәнни үзәгенең гастроэнтерология һәм гепатология бүлегендә дә табиблар балага ярдәм итә алмадылар.
Яңа елның гыйнваренда алар дәвалану өчен Түбән Новгородка барырга тиешләр иде. Ни кызганыч, Түбән Новгородтан да аларга яхшы хәбәр килмәде.
Хәзер исә бердәнбер өмет -Германиянең Мюнхен каласындагы клиникада. Германиядән аларга өметле җавап килде: мондый авыруны алар дәвалый ала икән. 1 атна вакыт эчендә Юнысны аякка бастырырга мөмкиннәр. Тик моның өчен 12 мең евро акча кирәк. Гаилә бюджетының моңа көче җитми. Чит ил табиблары гаиләнең Мәскәүдән Германиягә очудагы һәм виза эшләүдәге мәсьәләләрен хәл итәчәк. Зәриягә һәм аның иренә тиз арада чит ил паспорты ясату сорала. Аларның проблемасын хәл итәргә булышучылар табылса, Зәриягә 89172 99 40 92 телефоны белән шалтырата ала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел