Бүген «Сөләйман» мәчетенең фарыз залында моннан 3 көн элек Казахстаннан тәҗрибә туплау нияте белән Казанга килгән дин кардәшләребез Руслан Мәмутов, Хөсәен Гомәров, Гаделҗан Максутов белән саубуллашу кичәсе үткәрелде.
Руслан Мәмутовның сөйләвенчә, Казахстанда да инвалидларны тернәкләндерү үзәге бар икән. Р. Мәмутов-аның җитәкчесе. 4 ел эшләп киләләр инде. Әмма әлегә кадәр күзләре күрмәүчеләргә Брайльчә Коръәнне укырга өйрәтергә мөмкинлекләре булмаган. Моннан 2 ел элек алар Казанда сукырларга изге китапны укырга өйрәтүче үзәкнең барлыгы турында ишеткәннәр һәм Татарстан башкаласына килү хакында хыялланганнар. Ниһаять, аларның хыялы тормышка ашкан.
«Бирегә килгәч, безгә әле никадәрле эш башкарырга кирәклеген аңладык. Сезнең үзәк шактый алга киткән. Аллаһ сезгә ярдәм итә алырлык мәрхәмәтле фикердәшләр, дуслар биргән. Безне ачык йөз, тәмле сүз белән дустанә каршы алуыгыз, үзәгегезнең эше белән якыннан таныштыруыгыз өчен сезгә Аллаһының рәхмәте булсын. Дуслыгыбызның бер тыйнак билгесе итеп, Илдар хәзрәт, Сез шушы чапанны кабул итеп алсагыз иде»,-диде Р. Мәмутов. Руслан кардәшебез үзләренең милли киемнәрен Мәликә абыстай Гыйльметдиновага да тапшырды. Ул «Сөләйман» мәчете әһелләрен Казахстан Тернәкләндерү үзәгенең рәсми ачылу тантанасына чакырды. Казахстанда бүгенге көндә 27 мең сукыр кеше бар. Алар изге китапны укый алуга мохтаҗ. Аларның ихтыяҗлары Руслан хәзрәткә яхшы таныш, чөнки аның үзенең дә күзләре күрми.
«Сөләйман» мәчетенең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов бүләкләр өчен Алма-Атадан килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. «Моңа кадәр Төркия, Украинада яшәүче кардәшләребез белән элемтәләребез бар иде. Сез өченче ил булдыгыз. Барыбызга да Аллаһының рәхмәтен алу өчен тырышып эшләү насыйп булсын»,-диде ул һәм мөхтәрәм кунакларга мәчеттә яздырылып алган дискларны тапшырды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел