Форумда ислам финанслары өлкәсендә танылган белгеч Адәләт Җабиевның катнашуы чараның төп вакыйгасы булачак.
Бүген Пермьдә «Мөселман дөньясы-2010. Ислам икътисады һәм финанслары» дип исемләнгән II төбәкара форум ачылды. Чараны Пермь крае һәм шәһәре хакимиятләре ярдәмендә Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Форумда ислам финанслары өлкәсендә танылган белгеч, «Аш-Шамс капитал» инвестиция-финанс компаниясенең генераль директоры, «Бадр-Форте Банк» Халыкара коммерция банкына нигез салучы һәм аның хуҗасы доктор Адәләт Җабиевның катнашуы чараның төп вакыйгасы булачак. Ул «Көнбатыш Уралда ислам инвестицияләре. Мөмкинлекләр һәм преспективалар» семинарында алып баручы ролендә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә IslamRf.ru шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап.
Чараны оештыручыларның сүзләренә караганда, Адәләт Җабиев форумда катнашучыларны мөселман финансларының теоретик нигезләре белән таныштырырга һәм Пермь крае икътисады шартларында аларны куллану мөмкинлекләре хакында сөйләргә ниятли. Форумда катнашучылар инвестиция проектлары тәҗрибәсе һәм төбәк икътисадына мөселман инвестицияләрен җәлеп итүнең гамәли аспектлары хакында фикер алышачак. Семинарда катнашу өчен шулай ук Пермь крае икътисадчылары һәм финансис хезмәткәрләре, РФ Үзәк банкы вәкилләре, эшкуарлар, Пермь һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларының икътисад факультетлары укытучылары чакырылган.
Иртәгә, форумның икенче көнендә, чарада катнашучылар Пермь краеның Барда авылында тәгаен инвестиция проектлары һәм аларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре хакында фикер алышу өчен Барда районы хакимияте җитәкчеләре белән очрашачак.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел