Казандагы «Сөләйман» һәм Казахстандагы «Зәм-Зәм» хезмәттәшлекне җайга сала
Казандагы «Сөләйман» мәчете әһелләре һәм Казахстанның инвалидларны тернәкләндерү буенча «Зәм-Зәм» иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре үзара элемтәләрне ныгытырга кереште. Бу көннәрдә «Сөләйман» мәчетенә Укыту-тернәкләндерү үзәге , Сукырларның мөселман китапханәсе эше, бу гыйбадәтханә каршында Брайль телендә басылган китаплар белән танышу өчен Алма-Атадан бер төркем делегация килде.
Исегезгә төшерәбез: «Зәм-Зәм» тернәкләндерү үзәге 2007 елдан башлап хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бу үзәк өч ай элек күзләре күрмәүче инвалидларга Брайльчә язылган Коръәнне укырга өйрәтә башлады.
«Казахстанда саңгырау һәм сукыр мөселманнарны укыта торган үзәк юк иде. Казан мәчетенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе безнең өчен бик файдалы булачак»,- ди Тернәкләндерү үзәге рәисе Руслан Мәмәутов.
«Сөләйман» мәчете каршындагы Тернәкләндерү үзәге Россиядә Коръәнне Брайль системасында укырга өйрәтүче бердәнбер оешма. Биредә инвалидларны компьютердан файдаланырга, башкалар ярдәменнән тыш йөрү кагыйдәләренә дә өйрәтәләр.
Бүген исә мөхтәрәм кунаклар Гашурә бәйрәме уңаеннан мәчеттә үткәрелгән авыз ачу-ифтар мәҗлесендә катнаштылар. Кайбер чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, бу көнне Пәйгамбәребез заманында ук билгеләп узганнар. Теләге булган һәркем мәчеткә ифтарга килә ала.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде