Чәршәмбе көнне кич белән Нальчикта Кабарда-Балкария мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әнәс Пшихачев үтерелде.
«Якынча 19 сәгать 30 минутта 2 билгесез кеше МДН рәисен Есенин урамындагы 2а дагы өеннән чакырып чыгара»,-дип «Интерфакс»ка хәбәр итә Рфнең ТК тикшерү идарәсе рәисе.
Урамда алар 9 мм калибрлы пистолетлардан 4 тапкыр мөфтигә аталар. 47 яшьлек Ә. Пшихачев алган яралардан шунда ук җан бирә.
Бу факт буенча җинаять эше ачылды. Тикшерү эшләре башланды.
Алдагы көндә Ә. Пшихачев Кабарда-Балкария җәмәгатьчелеге вәкилләре белән «Түгәрәк өстәл»дә катнашты. Ул Мәскәүдә һәм төбәкләрдә милләтчелекнең баш калкытуына багышланган иде. Алар мөрәҗәгать тә кабул иттеләр.
«Россия элек тә күп милләтле һәм күп конфессияле ил иде, хәзер дә ул шулай булачак. Аның төп байлыгы да шуннан гыйбарәт» диелә бу мөрәҗәгатьтә. Аңа республикада яшәүче барлык милли-мәдәни үзәк һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, дин әһелләре дә үз имзаларын куя. Мөфти Ә.Пшихачев адресына куркытып янаулар була. Мөфти экстремистларга каршы актив көрәшә. Әмма бандитлар мөфтине куркыту белән генә чикләнмиләр, чәршәмбедә аның гомерен өзәләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел