Чечняның Хөкүмәт йортында Рамзан Кадыйров Грозныйның имамнары һәм казыйлары белән очрашты. Сөйләшү барышында Илбашы аларга «ВАЗ-2107» автомобиле бирелү турында әйтте. Моннан тыш, ЧР башкаласы имамнарына һәм казыйларга даими рәвештә хезмәт хакы да бирелеп барылачак. Тик ул элеккечә район хакимиятләре тарафыннан түгел, Әхмәт хаҗи Карыйров исемендәге Төбәк Иҗтимагый фондыннан алып түләнәчәк.
Р. Кадыйров дин әһелләрен яшьләрне иманга өндәүне арттырырга чакырды.
Шул ук көнне руханиларга автомобиль ачкычларын Грозный казые, ЧР җитәкчесе киңәшчесе Бай-Али Тәвсиев тапшырды. Ягулык чыгымнарын да Әхмәт хаҗи Кадыйров исемендәге Төбәк фонды күтәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез: элек имамнарга һәм казыйларга хезмәт хакын җирле хакимият биреп барды. Акчалар еш кына хәтта ярты ел вакыт эчендә дин әһелләренә барып җитми иде. Хәзер исә акчалар имамларга фонд аша түләнәчәк, дип хәбәр итә IslamRF.ru агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде