Ислам календаренең беренче ае- Мөхәррәм. Ә бу айның унынчы көне-Гашурә көне, дип атала. Мөхәррәм ае турында Пәйгамбәребезнең берничә хәдисе бар. Мәсәлән, аларның берсендә болай диелә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр».
Бу көн төрле вакыйгаларга бәйле рәвештә бәйрәм буларак кабул ителгән. Әлеге көндә Нух пәйгамбәрнең көймәсе туфаннан котыла, Әюп пәйгамбәр авыр чирдән терелә, Адәм пәйгамбәрнең тәүбәсе кабул булган, Муса пәйгамбәр үзенең кавеме белән Кызыл диңгезне кичеп чыгып, Фиргавен золымыннан котыла. Мөхәррәм аеның унынчы көнендә яһүдләр дә ураза тотканлыктан, Пәйгамбәребез: «Сез Мөхәррәмнең 9 һәм 10 нчы көннәрендә ураза тотып, яһүдләрдән аерылып торыгыз, аларга охшамагыз ",- дигән.
«Сөләйман» мәчете әһелләре, «Ислам info» Медиа төркеме хезмәткәрләре дә сезне бу мөбарәк көн белән котлый. Сезгә саулык-сәламәтлек, теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел