Бу көннәрдә «Ислам info» газетасының соңгы 56 нчы русча саны басмага әзерләнә. «Ислам info» Медиа төркеменең оешу тарихы 2005 елның апрелендә русча газетаның тәүге саны басылып чыгу белән башланды. Әлеге 5 ел эчендә газетаның үз укучылары, фикердәшләре барлыкка килде. Ул 2008 елда «Мөселман гаммәви мәгълүмат чараларының иң яхшысы» дип танылды. Аның мөхәррире Татарстан Премьер министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиевадан «Алтын Мөнбәр» кинофестивален оештыруда һәм үткәрүдә зур өлеш керткән өчен» дигән Рәхмәт хатын алуга иреште. Газетада ислам нигезләрен өйрәнү буенча 2 тапкыр уздырылган бәйгедә җиңүчеләр хаҗга җибәрелде. Хәзерге вакытта русча басманың эшен татар телендәге «Ислам info» газетасы, рус һәм татар телләрендәге www.info-islam.ru, www.tatar-islam.ru,www.nikahrt.ru таныштыру хезмәте, www.vislame.info социаль челтәре дәвам итә. «Ислам info» Медиа төркеменә www.sulieman.ru һәм www.yardem islamtat.ru корпоратив сайтлары керә. Моннан тыш, һәр ай саен аудио-юрама һәм күрмәүчеләр өчен Брайль системасында эшләнгән газета басылып чыга.
«Ислам info» газетасының русчасын чыгаруны туктату карары редакция комиссиясе тарафыннан барлыкка килде. Әлеге карарга килү җиңел бирелмәде. Икътисади тотрыксызлык заманында күзләре күрмәүчеләрнең газетасын чыгару өчен дә бу шулай эшләнде.
«Ислам info» газетасының татарчасын укучылар өчен борчылырга кирәкми. Бу газета киләсе елдан 8 битле итеп, аена 2 тапкыр нәшер ителәчәк. Ул интернеты булмаган авыл җирләрендә яшәүчеләрне күз уңында тотып, алар да мөселманнар дөньясы турында искермәгән мәгълүмат алсыннар өчен эшләнә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде