Коммунистлар партиясе идарә итә торган Кытайда мәчетләрне ил күләмендә төзергә планлаштыралар. Шулай итеп, Дин эшләре буенча дәүләт идарәсе мәгълүматлары буенча, хөкүмәт миллионлаган мөселманнарга дини корылмалар җитмәү проблемасын чишәргә тырыша.
Бүгенге көндә мөселманнар нигездә илнең төньягында урнашканнар. Әмма соңгы елларда эш табу, яшәү шартларын яхшырту ниятеннән күпләп яр буе шәһәрләренә күченәләр. 2008 елдан башлап 3 миллионнан артык мөселман яшәү урынын алыштырган дип яза intertat.ru.
Тик диңгез буенда урнашкан Гуандун, Чжецзянь һәм Фуцзянь төбәкләре мөселманнар ихтыяҗын канәгатьләндерергә әзер түгел. Күп шәһәрләрдә мөселманнарга мәчетләргә сыймау сәбәпле урамнарда намаз укырга туры килә. Әйтик, Гуандун башкаласы Гуанчжоуда 9800 даими, 25-40 мең мөселман вакытлыча яши һәм биредә бары дүрт мәчет бар.
Чжецзянь провинциясендәге Йиву шәһәренә Якын көнчыгыштан 5 әр мең коммерсант килә. Җирлектәге бер фабрика бинасын мәчет итеп үзгәртеп корырга туры килгән.
Соңгы ун елда Кытай хөкүмәте тарафыннан яңа мәчетләр төзергә һәм булганнарына ремонт ясарга 11 миллион доллар бүлеп бирелгән, дип яза «Ислам для всех».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел