Күптән түгел Бөекбританиянең 500 меңнән артык кулланучысы булган порталы тормыш иптәше эзләүчеләр арасында күпхатынлылыкка кагылышлы сораштыру үткәргән. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, сораштыруда катнашканнарның бары 26,2 проценты гына Ислам буенча күпхатынлылык рөхсәт ителгән һәм әгәр мөселманнар теләсәләр күп хатын белән яши ала дип саный. Мондый төр җавапны бирүчеләрнең күпчелеге, әлбәттә, ир-атлар. Ә менә дин күпхатынлылыкны рөхсәт итә, әмма аерым очраклар да гына диючеләр 32,7 процент булган. Бу очракта исә, хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә дип яза islamonline.com. сайты.
Сораштыруда катнашучыларның өчтән береннән артыграгы күпхатынлылык төшенчәсен тормышларына бөтенләй кертергә җыенмый икән. Болай җавап бирүчеләрнең 38 проценты — ир-атлар, калганнары — хатын — кызлар.
Портал директоры Адим Юнис әйтүенә караганда, алар бу темага кагылышлы сорауларны матбугат чараларында чыккан язмаларга бәйле рәвештә биргәннәр. «Сораштыру нәтиҗәләре мөселманнар арасында күпхатынлыкка карата төрле караш яшәвен күрсәтә. Мин ислам галиме түгел, әмма Коръән укыганда, күпхатынлылык аерым очракларда гына рөхсәт ителгән дип аңлыйм. Сораштыруда катнашучыларның күбесе минем белән килешә», — ди ул.
Коръәндә күпхатынлылык турында Әл-ниса (Хатыннар) сурәсендә язылган. Анда күпхатынлылык толларны һәм ятимнәрне яклау максатында рөхсәт ителә дип аңлатыла. Изге китап мөселман ирләргә барлык хатыннарына тигез хөрмәт күрсәтә һәм матди яктан тәэмин итә алганда гына берничәне алырга рөхсәт итә. Әйтик, Ниса сурәсендә мондый юллар бар: «129. Карт хатын илә яшь хатын арасын тигезләргә тәкатегез җитмәсә, тигезләү өчен ныклап тырышсагыз да, шулай да яшь хатыннарыгыз ягына бөтенләй авышып, карт хатыннарыгызны нәүбәттән өлешсез итеп, ирсез хатыннар кеби калдырмагыз! Әгәр хатыннарыгыз арасында төзеклек белән торсагыз һәм золымнан саклансагыз! Шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ кимчелекләрегезне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел