Кичә ТҖ МДНдә Голәмәләр Шурасының быелгы соңгы утырышы булды. Анда үтеп баручы 2010 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, килгән сорауларга аңлатмалар бирелде һәм кайбер норматив документлар кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез: 2010 елның 21 апрелендә Голәмәләр Шурасының яңа составы сайланды. Ул 5 утырыш үткәрде. Шураның мондый адреслы: www.sovet-ulemov.ru сайты барлыкка килде. 8 вәгазь эшләнде, 6 норматив документ кабул ителде.
КФУның Астрономия кафедрасы әһелләре белән очрашып, «Татарстан мәчетләрендә азан әйтү һәм намаз уку вакытлары нигезләмәсе» һәм «Мөселман бәйрәмнәре көннәрен билгеләү нигезләмәсе» эшләнде.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Голәмәләр Шурасының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Госман хәзрәт Шура әһелләренә теге яки бу карарны кабул иткәндә илдәге шартларны, халыкның дини белем дәрәҗәсен исәпкә алырга чакырды.
Голәмәләр Шурасы ТҖ МДНнең фән-илаһият буенча киңәшләшү органы булып тора.
Голәмәләр Шурасының рәисе Рөстәм Батров быелның июненнән «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Актуаль ислам» дигән программаны алып бара.
Шураның киләсе утырышы 2011 елның 17 гыйнварендә булыр, дип көтелә. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның тәкъдиме белән Голәмәләр Шурасының утырышларында шулай ук төбәк казыйлары да катнашыр, дип хәбәр итә «Исламский портал» агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел