Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте вәкиллеге Иран Ислам Республикасына сәфәрдән әйләнеп кайтты. Дини-мәдәни сәфәрдә 18 кеше булды.
Әлеге сәфәрне Иран ягы үзе оештырган һәм барлык чыгымнарны да күтәргән. Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе урынбасары Руслан хәзрәт Сәяхов җитәкчелегендәге вәкиллеккә республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән дә имам-хатиблар һәм имам-мөхтәсибләр кергән иде. Шулай ук бу вәкиллек белән бергә Иранга танылган фоторәссамнар Рамил Килмәмәтов белән Ринат Әминев та барды.
Рамил Килмәмәтов белән Ринат Әминев Тәһран шәһәрендә «Башкортстан» дигән фотокүргәзмәне оештырган. Алар шулай ук Уфада Иран Ислам Республикасы турында фоторепортаж оештыру өчен, бик күп сурәтләр дә туплап кайткан.
Башкортстан дин әһелләре Иранга беренче тапкыр гына бармый. Әлеге баруда алар Тәһранда һәм Кум шәһәрендә булган һәм, дин әһелләре белән очрашулардан тыш, Россиянең андагы илчелеге вәкилләре белән дә күрешеп сөйләшкән. Әлеге сәфәр хакында бу Иранга сәфәргә барган Уфа «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм журналистлар белән аралашуда тәфсиллерәк мәгълүматлар бирде.
«Кум шәһәрендә без андагы ислам мәдрәсәсендә аерым сабаклар алдык, — ди М. Галләм. — Андагы мөгаллимнәр ислам динендәге төрле мәзһәбләр, бүгенге хәлләр турында мәгълүматлар да бирде. Иран Ислам Республикасы, аның ислам инкыйлабы хакында да мәгълүматлар алдык. Кыскасы, бик файдалы булды бу сәфәр. Хәзер инде Иран дин әһелләрен үзебезгә — Башкортстанга да кунакка чакырып исән-имин әйләнеп кайттык».
Уфа «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, аларны Иран халкының дингә тугрылыгы, әдәплелеге һәм рух ныклыгы сокландырган. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел