Согуд Гарәбстанында 2010 елның хаҗы тәмамлануга аның киләсенә әзерләнә башладылар. Илнең җитәкчеләре башлаган проектларны төгәлләүгә яңаларына керешергә ниятлиләр.
Быел «Сөләйман» мәчетеннән 4 кеше хаҗ кылды. Алар изге сәфәрдән исән-имин кайтканнан соң, аш мәҗлесе үткәрделәр һәм теләге булган һәркемне Зәм-Зәм суы белән сыйладылар.
«Җиддәдән киткәндә барлык җирдә яшеллек иде, ә Казанда салкын һәм кар ята»,- дип үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар алар. «Мәккәдә киң күләмдә төзелеш эшләре бара. Кая гына карама, зур биналар салучы дәү краннар. Киләсе елга метрополитенны сафка бастыру көтелә», -диде Раил хәзрәт.
Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, быел 2 789 399 кеше хаҗ кылган. Якынча исәпләүләр буенча хәзер Җир шарында 2 миллиардка якын мөселман яши. Һәр елны хаҗ кылучыларның саны 6,7 процентка арта бара. 2025 елда аларның саны 12-17 миллионга җитүе ихтимал. Гомрә хаҗы кылучыларның саны да күбәя бара. Быел 3 миллион 950 мең кеше (500 меңгә артык) гомрә хаҗы кылган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел