«Юга» агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Адыгейдагы мөселман солдатларына җомга намазларына мәчеткә барып гыйбадәт кылырга рөхсәт ителгән. Бу хакта Адыгей һәм Краснодар Диния нәзарәтләре белән Майкоп хәрби частьләре арасында килешү төзелгән.
Адыгей һәм Краснодар МДНе җитәкчесе Нурби Емижнең сүзләренчә, узган җомгада Майкоп җәмигъ мәчетендәге намазда 70гә якын солдат катнашкан.
«Алар башка мөселманнар белән намаз укыдылар, аннары алар белән әңгәмә үткәрделәр, егетләрнең күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. Бу исә солдатларның үзләренә дә, армиягә дә файдага булыр», — диде Нурби хәзрәт. Имамның әйтүенчә, Майкопта хезмәт итүче солдатларга үз частьләрендә намаз уку өчен зур булмаган бүлмә бирелгән,ә Диния нәзарәте әһелләре аларга берничә Коръән китабын, «Свет» газетасын бүләк иткән.
Россия армиясендә хезмәт итүче солдатларга моңа кадәр дә гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелү очраклары бар иде. Әйтик, Тольяттида хезмәт итүче мөселман егетләренә Корбан бәйрәме вакытында шәһәр мәчетендә намаз уку рөхсәт ителгән. Моның өчен хәтта махсус автобус та бирелгән.
Исегезгә төшерәбез: Тольяттидагы үзәк мәчеттә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәчетендә укып белем алган дин әһелләре имамлык кыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел