Түбән Кама үзенең хаҗиларын каршы алды
Ниһаять, Түбән Кама хаҗилары белән килеп чыккан күңелсез хәлгә бүген нокта куелды. Иртәнге сәгать 3тә 220 хаҗи утырган очкыч «Бегишево» халыкара аэропортына кайтып җитте. Аларның 60ы Түбән Кама кешеләре. Анда аларны Түбән Камадан, Ижаудан, башка шәһәрләрдән килгән туганнары, дуслары каршы алды.
Тик Согуд Гарәбстаныннан чыгып киткән бу рейсның тоткарлану сәбәпләрен «Сәлам-тур» операторлары хәрби сер итеп саклый.
Хаҗилар атна буена туган якларга кайта алмыйча үткәргән вакыт аларның үзләренә генә уңайсызлык, дулкынлану китермәде, бәлки каршы алырга дип эшен, укуын туктатып торырга мәҗбүр булган кешеләргә дә шактый күңелсезлекләр барлыкка китерде.
Хаҗилар һәм аларның язмышына битараф булмаганнар киләчәктә «Сәлам-тур» туроператоры үз вазифаларына җавапсыз карамаслар. дип ышана. Киләчәктә кешеләргә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырыр, уңайсызлыклар килеп чыкмас,дип саный. Ник дигәндә, хаҗиларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр.
«Ислам info» медиа-төркеме Татарстан хаҗилары язмышы белән кызыксынуын дәвам итә. 2010 ел хаҗы нәтиҗәләре буенча Россиядән хаҗ кылырга җибәрү белән шөгыльләнүче туроператорларның рейтингы билгеләнәчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде