Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының элекке урынбасары Рәфыйк Заһретдиновны Россия башкаласының юл-күпер һәм инженер төзелеше департаменты вазифаларын үтәүче итеп билгеләде.
«Татар-информ»нан алынган хәбәрләргә караганда, С.Собянин ике оешманы-Шәһәр капиталь төзелеше заказы департаменты һәм Юл-күпер һәм инженер төзелеше департаментын берләштереп, яңа департамент барлыкка китерде. Матбугат-хезмәтендә аңлатуларынча, бу департаментны үзгәртеп кору эшләре әле төгәлләнмәгәнгә күрә, Р.Заһретдинов башлык вазифаларын үтәүче итеп билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ ның элекке министры Марат Хөснуллин Мәскәү мэрының төзелеш буенча урынбасары булып эшли инде.
Рәфыйк Заһретдинов Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылыгында 2006 елдан бирле эшләде. 2007 ел ахырында ул инвестиция-финанс сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре буенча министр урынбасары итеп билгеләнде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел