Чаллыдагы мәчет бик кечкенә булганга күрә Гиннесның рекордлар китабына кертелергә мөмкин. Аның мәйданы мәчет янында киртәләп алынган биләмәсе белән нибары 25 кв метрны тәшкил итә. 10 кв метрлы музей бинасында 200гә якын экспонат саклана.
Бу мәчет 1552 елда Явыз Иванга каршы яу кырында, Бөек Ватан сугышында, Әфганстан һәм Чечняда һәлак булган каһарманнарга һәйкәл сыйфатында төзелгән. Ул күбрәк безнең бабаларыбызның элек ничек яшәүләре, иген үстерүләре, ипи пешерүләре турында сөйләүче мирасханәгә охшаган.
Мәчетнең нигезенә беренче таш 2000 елда салына. Аның проектын чит ил белгечләре ясаган. Калган эшләре 84 яшьлек Мисбах Гыймалетдинов тарафыннан аның пенсия акчасына һәм бал кортлары хезмәте нәтиҗәсендә төзелгән. Бу изге җанлы бабайның үз умарталыгы бар.
Кызганыч ки, хәтта шушындый бәләкәй биналар да өнәмәүчеләрнең һөҗүменә дучар була. Хәзерге вакытта прокуратурада хулиганлык кылу эше тикшерелә. Ниндидер билгесез бәндәләр мәчетнең тәрәзәсе аша агулы химикатлар ташлаганнар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел