Узган җомгада «Казан»милли мәдәният үзәгендә Россиянең төрле урыннарыннан килгән татар авыллары вәкилләре җыелды. Анда Бөтенроссия татар авыллары җәмгыяте Советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде.
Утырышта 22 татар авылы вәкиле катнашты, киләсе 2011 елга эш планы расланды, бу җәмгыятьнең җитәкчесе сайланды. Ул-Чувашия Республикасы Татарлары милли мәдәнияте ассоциациясе рәисе Рәшит Санзяпов.
Бөтенроссия татар авыллары җәмгыяте (ассоциациясе) Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты карары нигезендә 2007 елда төзелде Аның максаты татар халкы үсешенә ярдәм итүдән, милли мәдәниятне, мәгарифне, авылда яшәүче татар халкының үзенчәлеген саклаудан гыйбарәт.
Ассоциация әгъзалары үзлеренең алдына мәхәллә системасын торгызуны максат итеп куя. Аларның фикеренчә, нәкъ менә мәхәллә булып оешып яшәүчеләр балалар һәм яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүдә, әфьюн, эчкечелек һәм террорчылык кебек зыянлы гамәлләрне бетерүдә мөһим роль уйный ала. Бу җыенда катнашучылар Татарстандагы авылларда яшәүчеләргә Самараның Гали, Пенза өлкәсендәге Елюзән, Бистян, Чувашиядәге Шыгырдан кебек авыл әһелләреннән үрнәге алырга чакырды. Islam-portal.ru дан алынган мәгълүматларга караганда, бу зур авылларда яшәүче 6 мең кешегә 6 мәчет туры килә, мәдрәсәләре бар.
Утырышта «Татар авыллары» сайтын тәкъдим итү булды. Бу сайтта Россиядәге 4200 татар авылында булган вакыйгалар чагылыш табар, дип көтелә. Сайт инде әзер, хәзерге вакытта татар авыллары хакында мәгълүмат туплау эше бара.
Сайтның адресы: www.avillar.org.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел