Мөхтәрәм кардәшләр!
Без сезнең белән Яңа 1432 Һиҗри елга аяк атладык. Тарихта төрле буталчыклы заманнар булуга карамастан, кешеләр инде 14 гасыр буена Раббыбызга гыйбадәт кылалар һәм үзләренең догалары вакытында Аңа мактау сүзләре яудыралар.
14 гасыр элек Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчте, ягъни һиҗрәт кылды. Нәкъ әнә шушы вакыйгадан мөселманнарның Ай календаре башлана да.
Мөселман кешесе өчен Яңа ел ул-туктап, бер тын алып, узган елны искә төшерү, кылган хаталар, гөнаһлар өчен тәүбәгә килү һәм Аллаһының ярлыкавын үтенү. Шуңа күрә Раббыбыздан безгә мәрхәмәтле булуын, гөнаһларыбыз өчен җәзага тартмавын сорыйм.
Һәрбер мөселманга мөрәҗәгать итәм: әгәр сезне кемдер рәнҗеткән булса, аны гафу итегез. Үзегезгә бирелгән вакытның кадерен белегез, фани дөньяда кунак кына булуыгызны онытмагыз.
Раббыбыздан һәр гаиләгә бәхет, уңыш һәм мул тормыш, илебезгә иминлек һәм чәчәк атуын сорыйм. Әмин.
Исегезгә төшерәбез: бүген, ягъни 7 декабрьдә, Мөхәррәм аеның беренче көнендә Һиҗри ел исәбе белән 1432 ел башланды. Ә бу исә мөселманнарның Яңа елга керүен аңлата.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде