Греция башкаласы Афинаның Европада мәчете булмаган бердәнбер башкала икәнлеген язган идек инде. Греция җитәкчелеге бу мәсьәләне чишү өстендә җитди шөгыльләнергә кереште. Мондый карарга килү өчен әлеге төбәктә киеренкелекнең үсүе этәргеч бирде.
«Та Nea» газетасы раслаганча, хөкүмәт башкаладан ерак булмаган промзонада вакытлы мәчет бинасын төзү өчен финанслауны үз өстенә алырга ниятли. 500 кеше сыешлы зур мәчет 2012 елда шул ук районда барлыкка килер, дип көтелә.
Мәгълүм булганча, Афинада гарәп илләреннән, Африка һәм Азиянен көньяк-көнчыгышыннан килгән мәңнәрчә әһле ислам яши һәм эшли. Аларга мөселманнар зираты да кирәк булачак.
Мөселманнар хәзерге вакытта намаз укыганда һәм гаетләрдә фатирларда,склад биналарында җыелырга мәҗбүрләр,дип яза «Express Tribune».
Быел ноябрь аенда Гайдел-Әдъханы бәйрәм иткәндә җирле халык шәһәр үзәгенә җыелган мөселманнарга йомыркалар ыргытты, музыканы каты итеп куеп, вәгазьне тыңларга комачаулады. Ультра төркем ияләре ягыннан мөселманнарны көч кулланып тарату белән куркытулар яңгырады. Бәхеткә, аларга моны эшләргә Греция ОМОНы комачаулады.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел