Индонезиянең Дин эшләре буенча министрлыгы генераль сәркатибе Бәхрул Хәят җитәкчелегендәге делегация Татарстан мөфтие резиденциясендә булды. Аларны мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм ТҖ МДН нең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кабул итте.
Очрашу барышында Сөләйман хәзрәт кунакларга Татарстан Диния нәзарәте әһелләренең эшчәнлеге, советлар заманыннан соң республикада диннең үсеше тарихы турында сөйләде.
Аның билгеләп узуынча, индонезияләр дә, татарлар кебек, исламны гарәп илләреннән килгән сәүдәгәрләр аркасында кабул иткәннәр.
Бәхрул Хәят үзләрен Татарстанда җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Үзләренең визиты максатын ике мөселман иле арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, вакыф милке, хаҗны оештыру, зәкят җыюда тәҗрибә уртаклашу белән аңлатты.
Б.Хәятнең әйтүенчә, Индонезиянең Маланг каласында Россиядән 10 кеше белем ала, шуларның икесе Казандагы Россия Ислам университетыннан җибәрелгән кешеләр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Намаз.
Мин – мөселман кызы!
Локман Хәким дигән хикмәт иясе