Татарстан Президенты Рөстәм Мңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 2 көнлек (4-5 декабрьдә) эш визиты белән булды. Татарстан Президенты анда «Әл-Хиләл» банкы идарәсе рәисе Мөхәммәд Җәмил Берро Һәм Әбү-Дабидагы Ислам Банкы президенты Тирад Мәхмүт белән җөмһүриятебез икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе буенча сөйләәшүләр алып барды.
РТ Президентының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов исламны финанслау өлкәсендә танылган экспертларның берсе, доктор Хөсәен Хәмид Хәсән белән Россиядә һәм аның төбәкләрендә ислам банкингы үсешен тикшерде.
«Dar Al Sharia Legal and Financial Consultancy LLC» Дубай Ислам банкын идарә итүче директоры Хөсәен Хәмид Хәсән 24 ноябрьдә Казанда булып, республиканың Премьер-министры белән Татарстан икътисадын финанслауда ислам банклары ярдәменнән файдалану мөмкинлеге турында фикер алышкан иде.
Бүген Татарстан Президенты белән очрашу барышында Хөсәен Хәмид Хәсән тагын бер тапкыр ислам банкингының Татарстандагы берничә инвестиция проектын финанслауда катнашачагы мәсьәләсенә тукталды, дип хәбәр итә РТ Президенты Матбугат-хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел