Иҗтимагый палатада мәктәпләрдә «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» (ДМДЭН) дигән фәнне беренче ел укытуның нәтиҗәләренә багышланган тыңлаулар булып узды. Анда катнашучылар бу фәннең мәктәпкә кертелүе үзен аклады, дип саный. Тәҗрибә рәвешендә Россиянең 19 төбәгендә кертелгән яңа курслардан укытучылар да, руханилар да, балалар да канәгать калган. Балаларга ул дәресләр ваытында билге куймаулары, өй эше бирмәүләре өчен охшаган.
«Время новостей» дан алынган хәбәрләргә караганда, мөгаллимнәр арасында күпчелекне тәшкил иткән башлангыч класс укытучылары дүртенче һәм бишенче сыйныфларда дин белемен һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдә үткәрә алмыйлар.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, мөселман,яһүд һәм будда мәхәлләләре әһелләре мәктәпләрдә православиене күбрәк укытуга дәгъва белдермәгәннәр. Фәкать «Холокост» фонды президенты, Иҗтимагый палата әгъзасы Алла Гербер гына моның хәтәр күренеш булуын, ксенофобиягәткитерергә мөмкин икәнлеген әйтеп, шик белдергән.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан бу экспериментта катнашмый.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде