Кичә ачылган яңа гыйбадәтханә «Рахман» исемле, ул — райондагы 39 нчы мәчет
Азнакай муниципаль районының «Якты Юл» бистәсендә яңа «Рахман» мәчете калыкты, дип хәбәр итә «Маяк» хәбәрчеләре. Әлеге дин йорты райондагы 39 нчы мәчет.
Әлеге олуг тантанага Казанның «Кол Шәриф» мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Юныс килде. Бәйрәм аның изге догасы белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үзенең җылы теләкләрен җиткереп, мәчетнең яшьләргә, балаларга иманлы тәрбия бирү учагы булуын теләде.
Әсгать һәм Әмирҗан хәзрәтләрнең догалары да изге эш-гамәлгә хәер-фатиха булып яңгырады. Яңа мәчет мулласы Җәүдәт хәзрәт төзелештә ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә, барлык предприятиеләр җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә, халыкка зур рәхмәтен белдерде.
Яңа Юл бистәсе мәчетенә беренче нигез ташы 2008 елда салына. Халык әлеге сайлау участогы буенча шәһәр Советы депутаты Айдар Шәмсетдиновка бу эшне ахырына җиткерүне куша. Тантанада ул:
– Иң башлап оештыручылар советы төзеп, аның рәисе итеп ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Рашат Хуҗинны билгеләдек, эш планын төзедек, предприятиеләргә, халыкка мөрәҗәгать белән чыктык, — дип мәчет төзелешенең тарихын сөйләп үтте.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде